Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

19 ноябрьдә муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

 Утырышта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча балигъ булмаганнар эшләре бүлеге начальнигы Ландыш Әхмәрова чыгыш ясады, ул катнашучыларга Чистай муниципаль районында балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек һәм хокук бозуларның торышы турында мәгълүмат бирде.

Наркотик чаралар, психотроп матдәләр куллану белән бәйле рәвештә социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны һәм гаиләләрне ачыклау һәм исәпкә алу буенча ведомствоара хезмәттәшлек турында «Балкыш» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры урынбасары Лилия Афанасьева мәгълүмат бирде.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсенең тәрбия эше буенча җитәкче урынбасары Гүзәл Гатауллина балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау буенча профилактик эш алып бару турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International