Чистай районының террорга каршы комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Бүген районның террорга каршы комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.  Көн тәртибе 4 пункттан торды. Утырышта катнашучылар район территориясендәге террорчылыкның потенциаль объектларының террорга каршы якланганлыгы һәм инженер-техник яктан ныгуы, Хөкүмәт карарының “Сәүдә объектларының (территорияләрнең) террорчылыкка каршы якланганлыгына таләпләрне раслау турында” һәм сәүдә объектының (территориянең) куркынычсызлык паспорты формасын раслау турында”гы таләпләрне үтәү барышы турында сөйләделәр. Шулай ук 2018-2020 елларда районда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча максатчан программа чараларын һәм «2019 - 2023 елларга РФда террорчылык идеологиясенә каршы комплекслы план»ны үтәүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору, шул исәптән дини оешмалар белән дә, аммиак селитрасын саклау чараларын гамәлгә ашыруда катнашу нәтиҗәлелеге темасы да кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International