Конгресста Казан мэры Илсур Метшин Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы җирле хакимият органнарының консультатив комитеты президенты итеп сайланды.
Дөньяның кече һәм эре шәһәрләренең 3000нән артык вәкиле «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» оешмасының VI Бөтендөнья конгрессында катнашты. 2006 елдан Казан мэры Илсур Метшин җитәкләгән Евразия бүлегеннән Россиянең 39 шәһәреннән, Кыргызстаннан, Монголиядән, Молдавиядән, Абхазиядән һәм Казахстаннан 70тән артык кеше катнашты. Конгресста катнашучылар арасында безнең район башлыгы Дмитрий Иванов та бар иде.