Соңга калган культураларны җыю тәмамланды. Бу хакта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең атна саен уза торган планеркасында техник мөмкинлекләре турында район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Александр Ромадановский сөйләде.

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Районның барлык хуҗалыкларында да техника кышкы саклауга куелган, район буенча тракторларның әзерлеге 35% тәшкил итә, ашлык җыю комбайннары - 15%, азык җыю комбайннары - 27%, чәчкечләр - 38%, чәчү комплекслары 35%. «Чистай» НП, «Закамье Агро» ҖЧҖ, «Чистай» АФ» ҖЧҖендә техник чараларны ремонтлау өчен техника корылмалары ремонтлауга әзер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International