2019 елның 19 ноябрендә Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов катнашында Чистай муниципаль районы Советының бюджет һәм фаразлау буенча даими депутат комиссиясе утырышы булды.
Катнашучы депутатлар район Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Жанна Федичкинаны тыңладылар, ул көн тәртибендәге өч мәсьәлә буенча чыгыш ясады.
Утырыш йомгаклары буенча район Советының якындагы утырышына тәкъдим ителгән мәсьәләләрне чыгару турында карар кабул ителде.