«Щедрый Вторник» инициативасы кысаларында чараларны 2019 елның 19 ноябреннән 4 декабренә кадәр уздырырга тәкъдим ителә.
Иҗтимагый инициатива Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Т.А. Голикова раслаган ирекле җәмгыятьне, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар һәм хәйриячелек эшчәнлеген популярлаштыру чаралары планы нигезендә уздырыла.
"Юмарт Сишәмбе" - хәйрия көне, аның төп максаты - хәйрия мәдәниятен үстерүгә яңа импульс бирү һәм мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне игелекле эшләргә җәлеп итү. Бу көнне катнашучылар төрле изге эшләр башкаралар - хәйрия оешмалары файдасына акча җыялар, волонтерлык акцияләре, интернет челтәрендә флешмоблар оештыралар.