Чистай полиция хезмәткәрләре котлаулар кабул итте

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Чистай” мәдәни үзәгендә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Залда көн саен тынычлыкны, иминлекне саклаучылар, закон сагында торучылар, хезмәт ветераннары җыелды, аларның дәвамчылары үрнәк булып тора.
Хезмәттәшләренә сәламләү сүзе белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы Олег Денисов мөрәҗәгать итте. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Чистай муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Константин Иванов, ТР Дәүләт Советы депутаты Халит Гарифуллин да котладылар. Алар бүләкләүләр, кыйммәтле бүләкләр, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләренә һәм озак еллар хезмәттәшлек итә торган оешмалар вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Шулай ук Эчке эшләр министрлыгы ветераны Иван Дмитриевич Зайцевның әтисе Владимир Зайцев истәлегенә гамәлгә куелган ел саен бирелә торган премиясе дә тапшырылды.

“Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары. Сезнең хезмәтегез бик катлаулы, авыр, ләкин бик кирәкле. Безнең район территориясендә җәмәгать тәртибе нәкъ менә сездән тора. Башлык исеменнән сезне бу матур бәйрәм белән котлыйм. Сезгә һәм сезнең гаиләгезгә тынычлык, игелек һәм иминлек телим”, - дип мөрәҗәгать итте Чистай муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Константин Иванов.
Мәртәбәле кунаклар арасында хезмәткәрләрнең хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның якыннары да бар иде. Хезмәт алып барганда һәлак булганнарның барысын да бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International