Кичә, 13 ноябрьдә Татарстанда 2019-2020 елларда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк хәрәкәте чемпионаты старт алды. Быел ул 3 этапта - 13-15 ноябрьдә, 20-22 ноябрьдә һәм 4-6 декабрьдә узачак.
Чемпионатта компетенцияләр саны артты - ярышлар 162 һөнәр буенча узачак. Чагыштыру өчен: узган елда алар 136, ә аннан бер елга алданрак 113 булган. Юниорлар юнәлеше хисабына да компетенцияләр артуы булган. Төбәк чемпионатында 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары 66 компетенция буенча ярышалар, ә электромонтаж, CAD инженерлык дизайны, мода технологияләре, мобиль робототехника, яшь категориясе 12 яшьтән старт алды. Юниор юнәлешендә геодезия, реверсив инжиниринг, кузов ремонты, автомобиль буяу, җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү, эстетик косметология, осетин пирогларын пешерү, авиация техникасына хезмәт күрсәтү һ.б. компетенцияләр барлыкка килде.
Быел чемпионат республиканың 11 шәһәрендә һәм авылында 43 мәйданчыкта уза - Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш, Иннополиста.
Катнашучыларның беренчел саны - 1170 конкурсант һәм 1003 эксперт-компатриот. Төбәк чемпионатында катнашу өчен 187 оешма катнашкан, алар арасында - 119 мәктәп, лицей һәм гимназия (276 катнашучы һәм 93 эксперт), 72 урта һөнәри белем бирү учреждениесе (466 катнашучы һәм 444 эксперт), 15 өстәмә белем бирү оешмасы.