2019 елның 13 ноябрендә Чистайда «Чистай үзәк район хастаханәсе» ДАССУ стационары базасында «Бактерияләргә каршы терапия сайлауда рациональ якын килү» районара семинары узды. Анда республиканың җиде районыннан: Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарыннан гомуми практика табиблары, неврологлар һәм башка белгечләр катнашты. Эксперт Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч, Казан дәүләт медицина академиясенең клиник фармакология һәм фармакотерапия кафедрасы мөдире - Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының РМАНПО ДБОУ филиалы, медицина фәннәре докторы Максим Максимов чыгыш ясады.