Шушы көннәрдә РФ Президенты Владимир Путин авыл җирлегендә хезмәт итүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көне турында закон имзаланды. Документ законнардагы каршылыкларны бетерү өчен кабул ителде.
Хәзер авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызлар законлы хезмәт хакын югалтмыйча атнага 40 түгел, ә 36 сәгать хезмәт итәргә хокуклы.