Татарстан Росреестры эшкуарларны теркәү срокларын кыскартты

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре биргән документлар пакетлары буенча дәүләт теркәве сроклары кыскартылды. Мәсәлән, күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне теркәү срогы законда билгеләнгән 9 эш көненнән 5 эш көненә кадәр кыскартылган; бер үк вакытта кадастр исәбенә алу һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алу вакытында - 12 дән 9 эш көненә кадәр. Документларны электрон рәвештә дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (rosreestr.ru) юлы белән тапшырганда - бу срок нибары бер эш көне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International