Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсенең территориаль бүлеге Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарында хәбәр иткәнчә, Чистай районы территориясендә 2019 елның 10 аенда 280 үпкә ялкынсынуы очрагы теркәлгән, 100 мең кешегә 393,5 авыру күрсәткече теркәлгән, бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15,7 процентка югарырак. 17 яшькә кадәрге балалар өлешенә 50,7 %. Дәвалау-профилактика учреждениеләрендә хастаханәгә салынучыларның саны авыручылар санының 84,3%ын тәшкил итә.