Эдуард Хәсәнов: "Без кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген сакларга тиеш"

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Бүген Чистай муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе утырышы узды. Утырышны Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов үткәрде.

Муниципаль районда янгыннарның төп сәбәпләре турында доклад белән Чистай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы Ринат Җамалетдинов чыгыш ясады.  2019 елда районда булган төп сәбәп-46 янгын: ут белән саксыз эш итү, мич җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, электр җиһазларын һәм электр приборларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Шәһәрдә 29 һәм авыл җирлегендә 17 янгын булды, дип билгеләп үтелде. Узган елның шул ук чорында 53 янгын булган. Докладчы күптән түгел Чистай шәһәренең Хәмзин урамында булган янгын сәбәпләренә җентекләп тукталды. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы сүзләренә караганда, янгын электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

"Кызганычка каршы, шаһитлар янгын чыгу частенә тиз генә хәбәр итмәгән", - дип билгеләп үтте Ринат Рәфкатович.

"Кешеләр, берәрсен саклап калу мөмкинлеген эзләгәнче, барысын да камераларга төшерәләр", - дип өстәде Эдуард Хәсәнов.

Утырышта шулай ук шәһәр һәм район территориясендә урнашкан янгын гидрантларының, шулай ук гидротехник корылмаларның торышы каралды.

Ахырда Эдуард Хәсәнов беренче бозның куркынычлыгы турында халыкка мәгълүмат бирү буенча адреслы эшне көчәйтергә кирәк, дип искәртте. Күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә булган очракны мисал итеп китереп, ул шәһәр һәм район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә, мәктәп укучыларына аерым игътибар бирергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International