Белем - ул көч

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының яшьләр ярдәмчеләренең коррупциягә каршы тору буенча республика конкурсы кысаларында Наилә Галләмова «Чистай медицина училищесы» ДАҺБУ студентлары белән «Белем – ул көч»темасына әңгәмә уздырды.

Наилә коррупция, коррупция төрләре кебек төшенчәләрне ачты, студентлар белән берлектә Коррупция мисалларын китерде. Шулай ук көнкүреш коррупциясенең асылын һәм таралу дәрәҗәсен өйрәнү максатыннан, кечкенә генә интерактив һәм социаль видеороликлар күрсәтелде. Очрашу ахырында студент кыз актив эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм календарьлар һәм буклетлар таратты. Әңгәмәдә 28 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International