Хөрмәтле коллегалар, кадерле ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Тарих дәвамында эчке эшләр министрлыгы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм халыкны җинаятьчел кул сузулардан саклау эшендә мөһим роль уйнады.
Катлаулы җаваплы бурычларны үтәп, хезмәткәрләр югары профессиональ һәм әхлакый сыйфатлар күрсәтә, көчләрен кызганмый, үз тормышларын да кызганмый.
Үзләренең бай һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсен хокук тәртибен саклаучыларның яшь буынына тапшырган ветераннарга чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Бу тантаналы көндә, хөрмәтле коллегалар һәм ветераннар, сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга, озак елларга ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, тынычлык, игелек, гаилә бәхете һәм иминлек, иртәгәге көнгә ышаныч телим.
Хөрмәт белән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы О.Г. Денисов