Сайлау бүген, 8 ноябрьдә узды.
"Әниләр" мәчете шәһәребезнең яңа мәчетләренең берсе булып санала. Соңгы 4 елда әлеге мәчетнең имамы Алмаз хәзрәт Сафиуллин булган, ул ел дәвамында үзен бары тик яхшы яктан гына таныткан, имамның авыр һәм җаваплы эшен намус белән башкарган. Ул эшләгән чорда мәчет тагын да матурланды, территориядә спорт һәм балалар мәйданчыклары төзелде.
Бүген, җомга намазында Чистай шәһәре мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт үзенең шәхси инициативасы белән яңа мәчет имамы итеп билгеләнде. Ул-Тимур хәзрәт. Мөхтәсиб Алмаз хәзрәткә имам буларак башкарган хезмәте һәм тырышлыгы өчен рәхмәт белдерде, ул шулай ук Алмаз хәзрәтнең ислам дине үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте.
Тимур хәзрәт параллель рәвештә Чистай шәһәрендәге Хаҗ бүлеге җитәкчесе булып тора һәм безнең шәһәрдә ТР Диния нәзарәте каршындагы "Хәләл" комитетын җитәкли.
Тимур хәзрәткә яңа вазыйфасында уңышлар һәм нәтиҗәле эшчәнлек телибез.