Бүген хакимиятнең конференц-залында Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов районның дини оешмалары вәкилләре, мәхәллә активы белән очрашты.
Очрашу 22 ноябрьдә Казанда узачак православие җәмәгатьчелегенең VI Республика форумына әзерлек кысаларында узды. Анда районда православие мәдәниятен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. «Динне торгызырга, үсеп килүче буынны тәрбияләргә кирәк. Безнең максат – лаеклы тормыш юлында проблемаларны билгеләү һәм аларны хәл итү», - диде Чистай һәм Түбән Кама епискобы Игнатий.
Очрашуда Чистай благочиниесе эше турында Чистай округы благочинные вазыйфаларын башкаручы протоиерей Павел Чурашов сөйләде.
Павел атакай билгеләп үткәнчә, бүген православие динендәге рухи-әхлакый традицияләрне ныгыту эшенә зур өлеш керткән күренекле якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш алып барыла. Менә инде 5 ел рәттән районда православие җырлары фестивале һәм яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән башка чаралар үткәрелә. Чистай округы благочинные вазыйфаларын башкаручы шулай ук проблемаларны да читләтеп үтмәде: руханиларның җитәрлек санда булмавы, Чистай үзәк район хастаханәсендә гыйбадәт бүлмәсе булмау һәм район территориясендә күп кенә храмнарның начар хәлдә булуы. «Тарихи рухи һәйкәлләрне саклау безнең өчен бик мөһим. Чөнки алар барысы да ата-бабаларыбызның иманнары шаһитләре. Хәтта хәзер дә бу объектлар көчле тәрбияви функциягә ия. Сезнең һәм дәүләт ярдәменнән башка без аларны тиешле дәрәҗәдә саклап кала алмыйбыз», - дип мөрәҗәгать итте башлыкка һәм катнашучыларга протоиерей Павел Чурашов. Сүз Никольский соборы каршындагы биналар турында да барды.
«Сез әйткән биналар мәдәни мирас объектлары булып тора. Мондый биналарны реставрацияләү бик кыйммәт. Әгәр епархия бинаны төзекләндерү һәм аның торышын карап тоту бурычын үз өстенә алырга әзер икән, муниципалитет документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәргә әзер», - дип җавап бирде Дмитрий Иванов. Ул шул ук вакытта әлеге биналар муниципалитетныкы түгел, дип ассызыклады.
Очрашу ахырында руханилар район башлыгына үзара аңлашу һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.