Мөхтәсибәт җыелышы узды

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 7 ноябрьдә, Ислам үзәгендә Чистай мөхтәсибәте җыелышы узды.

Җыелышта шәһәр мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт хезмәткәрләрне киләсе айга планнар белән таныштырды, аннан соң һәр бүлек үз эше турында сөйләде, катнашучылар шулай ук булган проблемалар һәм ел саен үткәрелә торган театральләштерелгән тамаша турында фикер алыштылар.

Җыелышта Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Ксенофонтов Михаил Иванович та булды. Ул мөхтәсибәт эше белән танышты, шулай ук эшләтү мәсьәләләре буенча фикер алышуда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International