Чистай муниципаль башлыгы Дмитрий Ивановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрикләве

2019 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле чистайлылар!

Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәм!

Безгә күпмилләтле, дус-тату республикада яшәргә насыйп булды. Татарстан үз үсешендә ышаныч һәм җитлегүен күрсәтә. Болар барысы да туган респуб­ликабыз өчен горурлык хисен ныгыта, аның нигезе булып төп законы – Конституция тора.

Бу рәсми бәйрәм генә түгел, ә истәлекле документ кабул итү көне дә, аның ярдәмендә без бүген үзебезне татарстанлылар дип горурланып атыйбыз, республикабызда барган сәяси, икътисади һәм социаль процессларда катнаша алабыз.

Һәрберебезнең бурычы – төп закон нигезләмәләрен үтәү, хокукый дәүләт принципларын яклау. Бары бердәмлектә генә без теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыга, катлаулы мәсьәләләрне хәл итә, балаларыбызга, оныкларыбызга лаеклы киләчәк тәэмин итә алачакбыз.

Ел саен республика территориясендә халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, авылларны һәм шәһәрләрне төзекләндерүгә юнәлдерелгән прог­раммалар тормышка ашырыла, сәламәтлек саклау һәм мәгариф үсеш ала. Милләтара һәм динара татулыкка нигезләнгән Татарстан һәр кеше турында кайгырта.

Бу истәлекле көндә сезгә тормышыгызда һәм хезмәтегездә тотрыклылык, бер-берегезгә карата игелекле мөнәсәбәт, сәламәтлек, бәхет, районыбыз иминлеге хакына уңышлар телим! Барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын, гаиләләрдә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен!

Хөрмәт итеп, Чистай муниципаль районы башлыгы Д.А. Иванов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International