Атна саен сишәмбе көнне Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итә. Бүген район башлыгына ярдәм сорап 5 мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Гражданнарны кабул итүдә авыл җирлекләре башлыклары һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.
Гражданнарны шулай ук Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов һәм аның урынбасарлары кабул итте.