Чистай районында бер атна эчендә 435 тонна сөт җитештерелгән

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә көнлек савым 61,7 тонна тәшкил итә, шуның 60 тоннасы сөт комбинатларына сатыла.

«Чистай Агро» ҖЧҖнең бер хуҗалыгында гына да көн саен 17 тонна сөт савыла, бу узган ел белән чагыштырганда 4,5 тоннага күбрәк. Ә «Чистай» А/Ф да көн саен 14 тоннадан аз гына артык сөт савыла, бу узган ел белән чагыштырганда 3% ка күбрәк.

Районда узган атнада 53 бозау туган.

Терлекләрне уңышлы кышлату өчен 12 мең тонна печән, 56 мең тонна сенаж, 51 мең тонна силос әзерләнгән. Хуҗалыкларда силос өчен кукуруз җыю һәм туңга сөрү эшләре дәвам итә.

Район кырларында көн саен тәүлеклек буена 35 агрегат эшли. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International