28 октябрьдә Яшел Үзән шәһәренең Боз аренасында 2007 елда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең календарь уены булды. «Ирбис» командасы (тренеры Веселов Антон Александрович) 7:10 исәбе белән җиңде.