Бүген Чистайда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый оешмасының Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова гражданнарны кабул итте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Алсу Габдрахмановна Чистай районы халкы белән берничә тапкыр очрашса да, бу кабул итү аның өчен ТР Дәүләт Советы депутаты статусында беренче тапкыр булды.
Гражданнарны кабул итүдә алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Халит Гарифуллин да катнашты.
Шәһәр һәм район халкын, нигездә, төзекләндерү, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү проблемалары борчый. Шулай ук «Татфондбанк»та кертемнәр буенча мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Депутатлар һәм Башкарма комитет вәкилләре һәркемне тыңладылар һәм аларның проблемаларын хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр. Кайбер мәсьәләләрне хәл итү берничә ведомствоның бергә катнашуын таләп итә. Алсу Тарханова мондый мөрәҗәгатьләрне контрольгә алды.