Чистай районында татар мәдәнияте айлыгы тәмамланды

2019 елның 2 ноябре, шимбә

Йомгаклау концерты «Восток»мәдәни-ял итү үзәгендә узды.

Фойеда бәйрәм кунаклары өчен күңел ачу программасы тәкъдим ителде. Уеннар, биюләр, җырлар, дәртле музыка, төрле мастер-класслар, картиналар күргәзмәләре, милли кием-салым һ.б. лар барлык килүчеләрдә дә күтәренке кәеф тудырды.

Аннары тамашачылар залында бәйрәм концерты булды. Үзләренең иҗади номерларын җирле артистлар бүләк итте. Бәйрәм кунаклары өчен татар ашларын белү буенча кызыклы викторина үткәрделәр.

Педагогик хезмәт ветераны, музыкант, рәссам, «Гвоздика» ветераннар халык хоры җитәкчесе Анатолий Дерновка «Мәдәнияттәге казанышлары өчен»күкрәк билгесен тапшыру очрашуның тагын бер күңелле мизгеле булды.

 

Бу темага тулырак материалны «Чистай хәбәрләре» газетасының киләсе чыгарылышында укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International