Айрат Хәйруллин: «Бүген авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү чаралары камилләшүне таләп итә»

2019 елның 2 ноябре, шимбә

Авыл хуҗалыгы кооперативларының җыелышларны оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнары сизелерлек кимиячәк.

«Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында «Федераль законның 22 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты авторларының берсе, аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин сүзләренчә, тиешле үзгәрешләр кертү бер тавыштан узган атнада Дәүләт Думасы тарафыннан өченче укылышта хупланды.

100 дән артык кешедән торган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперацияләре үз әгъзаларына гәҗитләрдә бастырып чыгару юлы белән гомуми җыелышны чакыру турында хәбәр итә алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International