Бүген Чистай муниципаль районында районның АПК оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.
Конкурс комиссиясе составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек һәм энергоресурслар объектларын механикалаштыру секторының әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин,район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Сергей Дудин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Илшат Мөхәммәтҗанов, шулай ук район авыл хуҗалыгы формированиеләре директорлары һәм белгечләре керде.
Тикшерү барышында ашлык җыю, азык җыю комбайннарының, азык әзерләү техникасының, чәчүлекләрнең, туфрак эшкәртү агрегатларының торышы, ГОСТ 7751-2009 нигезендә саклауга СХТ куелышы һәм төшерелгән төеннәр һәм детальләрне саклау, ремонтны оештыру буенча бәяләнде. Шулай ук хезмәтне саклау шартлары һәм хезмәткәрләрне матди кызыксындыру да бәяләнде.
Комиссия эше барышында актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм хуҗалыклар белгечләренә тәкъдимнәр бирелде. Гомумән алганда, комиссия барлык хуҗалыкларда да эшнең яхшы оештырылуын билгеләп үтте.