24-26 октябрьдә яшьләр үзәкләре җитәкчеләре өчен «өченче урын»семинары узды. Семинар «Корпоратив университет» проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча Министрлык белән берлектә Республика яшьләр профилактик программалары үзәге тарафыннан, Мәскәү шәһәренең «Сколково»Фонды ярдәме белән оештырылды. "Корпоратив университет" - яшьләр эшләре буенча министрлыкның өстенлекле проектларының берсе, аның максаты-өзлексез белем бирү системасын булдыру һәм дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсенә кадрлар әзерләү. Семинарда Чистай муниципаль районыннан «яшьләр үзәге» МБУ методик эш бүлеге мөдире Магилатова Екатерина катнашты.