Соңгы вакытта алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәштә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы порталда ярдәм итә www.uslugi.tatarstan.ru.
Агымдагы елда 2019 елның 29 октябренә Чистай районы буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына 63 гариза кергән, шуларның 12се расланган. Гражданнар ярдәме белән алкогольле продукцияне сату кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.
«Халык контроле» порталыннан файдаланучылар, дөрес мәгълүмат алу өчен, матди бүләкләр алдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы чираттагы тапкыр район халкын үзләренең гражданлык позицияләрен күрсәтергә һәм алкоголь законнарындагы барлык бозулар турында «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итәргә чакыра.