Чистай районы алкоголь базарында хәл

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Чистай шәһәре һәм Чистай районы буенча алкогольле продукцияне ваклап сатуны 41 оешма 146 сәүдә объектында башкара. Чистай шәһәре буенча алкогольле продукцияне ваклап сату 106 сәүдә объектында башкарыла, авыл җирлегендә алкогольле продукцияне ваклап сату белән 40 сәүдә объекты шөгыльләнә.        

2019 елның 9 аенда 711948 литр күләмендә алкогольле продукция сатылган, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, сатуның 5,7% ка кимүе күзәтелә.

         Кертелә торган алкогольле продукция буенча узган елның шушы чорына карата 1% ка, шул исәптән кертелә торган аракы буенча – 10% ка кимү күзәтелә.

Республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне сату 8% ка, аракы сату 6% ка кимегән. 

 Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында җан башына алкогольле продукция сату күләме 9,3 л тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 95% тәшкил итә.

2019 елның 9 аенда Чистай районында «Пивоварня Москва-Эфес» АҖнең Казан филиалы, «Болгарпиво» ААҖ, «Белый Кремль» ААҖ тарафыннан сыра белән тәэмин итү турындагы мәгълүматлар нигезендә, 156,8 мең дал сатылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк. 

2019 елның 9 аенда территориаль орган белгечләре алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 42 тикшерү үткәрде.

Тикшерү барышында 36 очракта гамәлдәге законнарны бозуның 52 очрагы ачыкланган.

538,9 литр күләмендә алкогольле продукция легаль булмаган әйләнештән алынды.

  Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 2 272 000 сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International