Чистайда гадәти булмаган күргәзмә ачылды

2019 елның 25 октябре, җомга

Ачылу тантанасы Чистай дәүләт музей-тыюлыгының музей-күргәзмә комплексында узды.

Күргәзмә 1941 елның көзендә Чистайда 2нче Мәскәү сәгать заводын эвакуацияләүдән башлап җибәргән Чистай сәгать җитештерүенең тарихы, барлыкка килүе һәм үсеше белән таныштыра.

Экспозициянең нигезен Чистай дәүләт музей-тыюлыгы фондларыннан материаллар һәм предметлар тәшкил итә. Күргәзмәдә сугыш елларындагы документлар, фоторәсемнәр, төрле маркадагы танылган сәгатьләр тәкъдим ителгән.

Экспонацияләнгән мактаулы китапларда, альбомнарда белгечләрнең фотосурәтләре саклана һәм инфраструктура, заводның иҗади тормышы күрсәтелә, Чистай сәгатьчеләренең эш көннәре һәм бәйрәм көннәре иллюстрацияләнә.

Күргәзмә ачылышына бик күп кунаклар җыелды. Район башлыгы Дмитрий Иванов мондый вакыйгадан читтә кала алмадым, дип билгеләп үтте. Ул барлык катнашучыларны сәламләде, күргәзмәнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм тәкъдим ителгән экземплярларны зур кызыксыну белән карады.

Күргәзмә музей дәресләре, лекцияләр, завод ветераннарының очрашулары өчен актив мәйданчык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International