Бюджет һәм фаразлау буенча даими депутат комиссиясе утырышы булды

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бүген Чистай муниципаль районы Татар Баганалысы авыл җирлеге депутаты Сергей Шувалов рәислегендә район Советының Бюджет һәм фаразлау буенча даими депутат комиссиясе утырышы узды.

Утырышта Чистай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасының «Чистай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә бюджет процессы турындагы нигезләмәне раслау турында»гы 2013 елның 11 ноябрендәге 30/1 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә каралды.

Наталья Карманова, «Чистай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә бюджет процессы турындагы нигезләмәләрне гамәлдәге законнар белән тәңгәлләштерү максатыннан, карарга кайбер үзгәрешләр кертергә кирәк, дип аңлатты.

Депутатлар әлеге мәсьәләне Чистай муниципаль районы Советы утырышына чыгарырга карар кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International