Дмитрий Иванов язгы экологик акциядә катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Чираттагы атналык планеркада Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов "ЭКОяз-2019" акциясендә катнашучыларга бүләкләр тапшырды.

«ЭКОяз-2019» акциясендә актив катнашкан өчен, «иң яхшы предприятие» номинациясендә Чистай электр челтәрләре филиалының Илдар Низамов җитәкчелегендәге Челтәр компаниясен һәм Чистай муниципаль районы Татар Баганалысы мәктәбе коллективын «иң яхшы мәктәп» номинациясендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Дипломы белән бүләкләделәр.

Шулай ук «Эко яз-2019» акциясендә актив катнашканы өчен өлкән тәрбияче Юлия Поздеева җитәкчелегендәге 20-нче номерлы балалар бакчасы бүләкләнде.

Акциядә катнашучыларга аларның оешмалары эшендә файдалы бүләкләр тапшырдылар, планерка атна саен район ведомстволарының отчетлары белән дәвам итте. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International