"Чистай Агро" ҖЧҖ хуҗалыкларында 18 тоннадан артык сөт җитештерелә

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Җитәкчеләр атналык планеркасында әнә шундый саннар белән безнең районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бу узган ел белән чагыштырганда 3,5 тоннага күбрәк.

Шулай ук «Чистай»АФ да 16 тоннага якын сөт җитештерәләр. Район хуҗалыкларында һәм КФХларда көн саен 67 тонна сөт савыла, шуның 62 тоннасы сөт комбинатларына сатыла.

Хуҗалыкларда терлекләрне уңышлы кышлату өчен терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенге көнгә барлыгы 12 мең тонна печән, 56 мең тонна сенаж һәм 14 мең тонна силос әзерләнгән. «Закром», «Чистай» һәм «Чиста Агро» АФЛАРЫНДА силос өчен кукуруз җыю дәвам итә.

Ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату дәвам итә. Алар үзәк (Түбән), вещев (югары), универсаль (сәгать заводы бистәсендә) базарларда, Тегермән мәйданы микрорайонында (яшьләр үзәге янындагы мәйданда) үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International