Чистай никахлашу сараенда 300нче пар - юбилей никахы теркәлә

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

2019 нче елның 20 нче  сентябре үзенчәлекле көн - Чистай никахлашу сараенда 300нче парның никахы теркәлә.

Яшь пар - Максим Валерий улы һәм Елена Ринат кызы Волостновлар – гаилә тормышларының беренче көннәрендә үк “бәхетле билет” оттылар, юбилей пары статусына лаек булдылар һәм истәлекле призга ия булдылар. Бу бүләкне Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Җәләлова Динара Наил кызы озын 1әм бәхетле гаилә тормышы теләп тапшырды.

Никахлашу тантанасы үзенчәлекле сценарий буенча, әкияттәгечә узды, ә ул чынбарлык булды.

Бу көн - яшь парның иң әйбәт көннәренең берсе иде. Алар бәхетле көннәре белән уртаклашырга килгән якыннары арасында үзләрен бик уңайлы хис иттеләр. Бәхетле парны ата-аналары, туганнары, дуслары  котлавы битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International