Бүген Чистайда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Сәүдә мәйданчыклары Түбән, югары, сәгать заводы базарларда, Тегермән мәйданы микрорайонында (яшьләр үзәге янындагы мәйданда) ачылды.
Иртәдән бирле чистайлыларны күңелле музыка, концерт программасы һәм шатлыклы елмаюлар белән каршы алдылар. Болар барысы да бәйрәм атмосферасын тудырды һәм килүчеләргә яхшы кәеф бүләк итте.
Ярминкәләрдә киң ассортиментта фермер һәм шәхси хуҗалыклар, шулай ук Чистай районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителгән.
Бу темага тулырак материалны «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасының якындагы санында укыгыз.