ТРда аналог телевидениесе 14 октябрьдә сүндереләчәк

2019 елның 20 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында аналог телетапшыруын өзәргә бер айдан да азрак вакыт калып бара. 14 октябрьдә аңа алмашка цифрлы тапшырулар киләчәк. 

ТР Элемтә министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, цифрлы эфир телевидениесен хәзер дә карарга була. Шул ук вакытта телетапшыруларның сыйфаты югарырак, ә яңа сыйфатта каналлар күбрәк.

2012 елдан соң чыгарылган заманча телевизорлар өчен цифрлы сигналны кабул итү өчен бары тик антенна гына кирәк булачак.

Иске модель телевизорлар өчен цифрлы приставка кирәк. Мондый товарны электроника кибетләрендә яки почта бүлекчәләрендә сатып алырга була. 

Кабельле ТВ абонентлары ала сайларга: күчәргә цифрлы тапшыруларга, анда 20 бушлай канал, яки калдырырга барысы да элеккечә. 

Муниципаль берәмлек халкына ярдәм итү өчен ЦЭТВ җиһазларын көйләүдә махсус укулар узган волонтерлык отрядлары җәлеп ителә.

Цифрлы сигналны кабул итү өчен җиһазлар сатып алу һәм көйләү мәсьәләләре буенча консультацияне 4-04-06 һәм 8-800-220-20-02 номерлары буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International