Узган ял көннәрендә тыл ветераны, хезмәт ветераны Александра Леонтьевна Масленниковага 90 яшь тулды. Аны юбилее белән Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов котлады.
Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның котлау хатын тапшырды, тыл хезмәтчәненә иң изге теләкләрен - нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.