Бу көннәрдә шәһәр оешмалары төрле чаралар үткәрәләр.
11 сентябрь көнне балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында Көзге игелек атнасына багышланган «Яхшылык дөньяны коткарыр» дигән концерт булды.
Концертка 4 нче урта мәктәп, 2 нче гимназия һәм 1 нче урта мәктәп беренче сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар зур кызыксыну белән яшь музыкантларның музыкасын тыңладылар, танылган «Антошка», «Зәңгәр вагон», «әгәр хәерле син», «Добрый жук» һәм башка җырларны җырладылар.
Бу очрашу яшь артистларга һәм тамашачыларга шатлык һәм күтәренке кәеф бүләк итте.