Аппаратларны авылда кече хуҗалыкларга ярдәм итү программасы кысаларында тапшырдылар.
Бүген муниципаль район Советының киңәшмәләр залында район авыллары халкы җыелды. Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов җыелучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары саны һәм җитештерелгән продукция буенча чагыштырмача эре мөгезле терлек асрыйлар.
Башлык үз чыгышында крестьян (фермер) хуҗалыкларын, кооперативларны булдыруда активрак катнашырга чакырды. Дмитрий Алексеевич минифермалар төзү һәм грантлар алу буенча конкурсларда катнашу кирәклеген аерым билгеләде.
Ул чыгышы ахырында җыелучыларга тагын бер кат хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм алты һәм аннан күбрәк савым сыеры асраучыларга саву аппаратлары алуга сертификатлар тапшырды. Саву аппаратлары авылда кече хуҗалыкларга ярдәм итү программасы кысаларында тапшырылды. Башлык программаны дәвам итәргә һәм киләсе елда да уңышлы үсеп килүче хуҗалыкларга кимендә саву аппаратлары тапшырырга вәгъдә итте.