Бүген Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский һәм юстиция министры Рөстәм Заһидуллин "Чистай авыл хуҗалыгы техникумы" ДАҺБУ коллективы белән очрашты.
2019 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында Александр Ромодановский сөйләде. Ул авыл хуҗалыгы производствосы үсеше нәтиҗәләренә, ел ахырына кадәр хәл ителергә тиешле проблемаларга һәм бурычларга тукталды.