Район башлыгы быел ачылган Мөслим ФАПында булды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм Чистай районында эш сәфәрендә булган ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин 2019 елда Мөслим авылында ачылган фельдшер-акушерлык пунктында булдылар.

ФАП авылда узган ел төзелгән һәм территорияне төзекләндергәннән соң эшли башлады. Анда шулай ук стоматология кабинеты урнашкан һәм расланган график буенча гомуми практика табибы авыруларны кабул итә, урта медицина персоналы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International