23 августта Новосельская урамында, Чистайда яшәүче 22 яшьлек ир-атны шәхси тикшерү барышында эчендә кара төстәге матдәле кәгазь төргәк табып алынган. Моннан тыш, Учхоз бистәсенең ташландык бакчачылык җәмгыятендә кишәрлекне карау барышында шул ук үсемлекләрдән алынган матдә ачыкланды һәм тартып алынды.
Тикшеренү турындагы белешмә нигезендә, үсемлекле матдә - "каннабис (марихуана)" наркотик чара, авырлыгы 33 граммга якын. Кара-көрән төстәге матдә үз составында -"каннабис мае (гашиш мае)", 0,78 грамм массасы бар.
РФ Җинаять кодексының 228 маддәсе 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды.