Сайлаулар көнендә сайлаучылар «безнең ишегалды» проекты буенча теләкләрен җиткерә алачаклар

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Махсус анкеталарны алдан фатирлар буенча таратачаклар.

Бердәм тавыш бирү көнендә, 8 сентябрьдә, Казанда сайлаучылар сайлау участогыннан чыгуда «Безнең ишегалды»республика проекты буенча теләкләрен җиткерә алачаклар. Бу хакта Мэриядә узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин хәбәр итте.

«Моның өчен аларга анкета тутырырга һәм аны махсус тартмага салырга кирәк. Анкеталар алдан фатирлар буенча таратылачак", - дип сөйләде спикер.

Анкетаны шулай ук волонтерлардан урында ук алырга мөмкин булачак, дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International