2 сентябрьдә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Мөслим авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Бахта халкы колхоз урамнарына вак таш җәю республика программасына кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте, ә мөслимлеләр район башлыгына авыл аша узучы Чистай-Нурлат автоюлы участогын яктырту, шулай ук авыл урамнарын өзлексез су белән тәэмин итү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттеләр.
Гозерләр район хезмәтләре тарафыннан каралачак һәм республика программаларына кертеләчәк. Моннан тыш, Дмитрий Алексеевич авыл клубын су белән тәэмин итү һәм МТФга алып баручы юлны ремонтлау буенча смета әзерләргә кушты.