Татарстан Республикасында бүгенгә мәйданнарның 65% җыеп алынган - 930 мең гектар агымдагы уңыш-30,4 ц/га. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, урып-җыюның иң югары темпларын Нурлат, Ютазы, Әлки һәм Апас районнары күрсәтә. Тулай җыем буенча Актаныш (119 мең тонна), Зәй (117 мең тонна), Азнакай (112 мең тонна) һәм Буа (104 мең тонна) районнары алда бара.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, начар һава шартлары урып-җыю эшләрен тоткарлый, бу, үз чиратында, уңышны югалтуга китерә. Мәсәлән, август башында арпаның уңдырышлылыгы 36 ц/га булган, ә бүгенге көнгә 27 ц/га кадәр кимегән. Урып-җыю сыйфатын тиешле контрольдә тотмаган урыннарда югалтулар күбрәк булачак. Һәр центнер югалту-минус мең сум. Җитәкчеләрдән моңа игътибар итүегезне сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов киңәшмәдә катнашучыларга.
Республикада шикәр чөгендерен җыюга да керештеләр. Быел аның мәйданы 64 мең гектардан артык дым тәшкил итә, ул бөртеклеләрне җыюны тоткарлый, чөгендер өчен бары тик файдага гына. 22 августтан «Агрокөчләр» казырга кереште: 1,2 мең га җыеп алынган, уңыш гектарыннан 500 центнерга җитә.
25 августтан Зәй шикәр заводы эшли башлады. Инде 1,5 мең тонна татлы продукция җитештерелгән. Якын көннәрдә Буа һәм Нурлат заводлары эшкә керешәчәк.
Урып-җыю белән бер үк вакытта киләсе ел уңышы өчен, аерым алганда, көзге культуралар чәчү эшләре бара. Көзге культуралар буенча 541 мең га бүгенгә 260 мең га - 48% мәйданда чәчелгән.
Рөстәм Миңнеханов аграрийларны, басуларда эшләү өчен уңай көннәрдән максималь файдаланып, бөртеклеләрне җыеп алу темпларын тизләтергә өндәде.