Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның Белем көне белән котлавы!

2019 елның 1 сентябре, якшәмбе

Белем көне белән!

Яңадан-яңа үрләр яулагыз!

Белем көне – укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен тантаналы һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне шәһәр һәм районның белем бирү учреждениеләре үз ишекләрен ача.

Бу көн беренче сыйныфка баручы 1020 укучы һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча дулкынландыргыч, чөнки алар беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәкләр. Малайларны һәм кызларны мавыктыргыч мәктәп көннәре, яңа ачышлар һәм тәэсирләр көтә. Беренче курс студентларын да таныш булмаган, әмма шул ук вакытта яңа очрашуларга һәм вакыйгаларга бай тормыш көтә.

Унберенче сыйныф укучылары өчен бу ел туган мәктәп­ләрендә, яраткан укытучылары һәм дуслары арасында соңгы уку елы булачак. Алда – җитди сынаулар, аларны лаеклы үтәргә кирәк.

Бу көнне үз эшләренә тугры булганнары, һәр укучыга карата якын килү юлларын таба белүләре, балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен һөнәри осталыкны даими камилләштерүләре өчен укытучыларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Кадерле укучылар, педагоглар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм! Укучыларга, студентларга кызыклы уку, куелган максатка ирешүдә ныклык, яхшы билгеләр һәм яңа үрләр яулауларын; педагогларга – сәламәтлек, авыр һәм җаваплы эшләрендә һөнәри уңышлар, әти-әниләргә – сабырлык, балалар белән үзара аңлашу, аларның уңышлары һәм казанышлары өчен сөенүләрен телим.

Хөрмәт итеп, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International