Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайда «Камалия» ял һәм үсеш үзәгендә булды.
«Камалия» үзәге 1847 елда төзелгән тарихи бинада (элек биредә мәдрәсә урнашкан булган) урнашкан.
Хәзерге вакытта бинаның мәйданы 550 кв.м тәшкил итә, бер үк вакытта «Камалия» үзәгенә 200 кеше йөри ала. Үзәк эшчәнлегенең юнәлешләре-театр сәнгате, робототехника, IT-технологияләр, ораторлык осталыгы, балалар иҗаты, чит телләр (гарәп, инглиз, төрек).
Тулаем алганда, «Камалия» ял итү-үстерү үзәге эшчәнлеге гаилә институтын ныгытуга, балалар һәм яшүсмерләрнең интеллектуаль һәм иҗади үсешенә юнәлдерелгән. Үзәктә төрле конфессияләр һәм милләт вәкилләре укый ала.
Үзәкнең беренче катында «Камалия» балалар клубы, 40 кешелек ашханә, татар мәдәнияте музее урнашкан (күренекле шәхесләрнең биографияләре, 18-19 гасыр милли киемнәре һәм хәзерге заман). Икенче катта - актлар залы, Театр Кабинеты, тавыш/видеоязмалар студиясе, чит телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнү кабинеты һ. б.
Рөстәм Миңнеханов өчен ял итү-үстерү үзәге бинасы буенча кыскача экскурсия оештырылды.
Белешмә өчен:
«Камалия» ял итү-үстерү үзәге Чистайда элеккеге мәдрәсә бинасында урнашкан, ул 1847 елда үз акчаларына ишан Мөхәммәдҗаһир Камалов төзегән һәм анда 46 ел дәвамында дини фәннәр укыткан. Заманында бу мәдрәсәне Ризаэтдин Фәхретдин, Гаяз Исхакый кебек күренекле шәхесләр тәмамлаган.
2018 елда шәһәр хакимияте бинаны ТР Диния Нәзарәтенең Чистай мөхтәсибәтенә тапшырды.