Шәһәр көне белән!
Хөрмәтле чистайлылар!
Безнең яраткан шәһәребезгә 238 ел тула. Бу вакыт эчендә ул шактый әһәмиятле вакыйгалар, чорлар алышынуын кичергән. Әмма ул анда яшәүче максатчан, инициативалы, хезмәт сөючән яшәүчеләре ярдәме белән яшь булып кала.
Биредә үткәрелә торган конкурслар һәм фестивальләр ярдәмендә Чистай турында бөтен Россиядә беләләр. Безнең менә дигән спортчыларыбыз аның данын яклыйлар. Шәһәр аны чын күңелдән яратучыларның кайгыртуы ярдәмендә үзгәрә. Шунысы куанычлы, Чистай туристларны җәлеп итә, бездә карап сокланырлык урыннар бар.
Бүген үзләренең көндәлек хезмәтләре белән шәһәр үсешенә ярдәм итүчеләргә, җәмәгать тормышында актив катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Сезнең энергиягез, хезмәт сөючәнлегегез, иҗади һәм интеллектуаль потенциалыгыз алга таба да аның үсешенә хезмәт итсен.
Кадерле якташларым, шәһәрнең киләчәге, барыннан да элек, безгә, безнең үзара хөрмәтебезгә, ярдәмебезгә һәм шәһәрне заманча, уңайлы һәм төзекләндерелгән итү теләгебезгә бәйле. Һәркем шушы Чулман буендагы шәһәрдә тууы белән горурлансын һәм аның чәчәк атуы өчен үз мөмкинлекләреннән чыгып барысын да эшләсен иде.
Шәһәребез матур булсын, ә биредә яшәүче һәр гаиләнең тормышы шатлык, иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч белән тулсын.
Туган көнең белән, күңелгә якын кадерле Чистаебыз!
Хөрмәт итеп, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов