Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның Республика көне белән котлавы!

2019 елның 30 августы, җомга

Республика көне белән!

Кадерле якташларым!

Бу бәйрәм – күпмилләтле Татарстан халыкларының бердәмлеге, татулыгы һәм килешүчәнлеге билгесе. Республикабызның үсеше, уңышы һәм чәчәк атуының нигезе шунда.

Татарстанның төп байлыгы – аның ярдәмчел, талантлы, хезмәт сөючән халкы. Безнең һәрберебез районыбыз, димәк, республикабыз үсешенә үз өлешен кертә. Бергә без күләмле проектларны гамәлгә ашырабыз һәм югары нәтиҗәләргә ирешәбез.

Халыкның хезмәт сөючәнлеге һәм күңел көрлеге, үткәнебезгә хөрмәт белән каравы бүгенге көндә кешеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүгә өмет уята.

Чистайлылар – хезмәт сөючән кешеләр. Алар теләсә кайсы тармакта зур тырышлык куеп эшлиләр. Хезмәтебез нәтиҗәсе белән без рес­публика, район үсешенә үз өлешебезне кертәбез! Моның өчен сезгә чын күңелемнән рәхмәт белдерәм. Алга таба да туган җиребезнең чәчәк атуы өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә омтылу сезнең белән безгә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирер дип ышанам.

Республикага ихластан чәчәк атуын, ә халкына – нык сәламәтлек, шатлыклы вакыйгалар, бәхет, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч телим! Сезнең иң кыю проектларыгыз тормышка ашсын һәм уңышка ирешсен!

Хөрмәт итеп, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International