Мәктәпкә җыенырга булыш!

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

28 август көнне 1 нче урта мәктәптә күптән көтелгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды.

Бу чараның иганәчеләре арасында әлеге мәктәпне тәмамлаган кешеләрнең булуы бик күңелле. Ул-5нче ТОС җитәкчесе Дмитрий Забегаев.

2, 3, 4 һәм 5 нче сыйныф укучылары чара кунаклары кулыннан портфельләр алдылар, алар арасында Юлия Коган - "Квартал" кафесы директоры, Сергей Шувалов - "Тракторный центр" ҖЧҖ җитәкчесе һәм "Вектор"РК АҖ директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Борис Классен бар иде.

Шулай ук 3 портфель укучыларга мәктәп администрациясеннән тапшырылды.

Барлык кунаклар да укучыларга, аларның әти-әниләренә җылы сүзләр әйттеләр. Укучыларга яхшы укуларын һәм уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International